РФ Мактаулы донорлары арасында - Әлмәт табибы Илдар Хөсәенов

2022 елның 14 июне, сишәмбе

14 июнь - Бөтендөнья кан доноры көне. Илдар Рәфкать улы Хөсәенов - СССРның Мактаулы доноры, Россиянең Мактаулы доноры, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең гипербарик оксигенация бүлеге мөдире, югары квалификацияле табиб-анестезиолог-реаниматолог.

Бүген Илдар Рәфкать улы үзенең донорлыгы тарихы турында сөйләде:

"Донорлыкка КДМИның беренче курсында 1983 елда килдем. Шул вакыттан башлап ел саен елына кимендә 2 тапкыр кан тапшыра идем. Донорларлыкка үз теләгем белән килдем. Канны башкалар файдасына тапшырам дип уйлый идем. Бу исә, донорның үзенә дә, шул исәптән физик яктан да, мөһим һәм кирәклеген күпкә соңрак аңладым. Минем өчен донорлык - сәламәт тормышымның бер өлеше һәм аның белән якыннарым белән уртаклашу өчен өстәмә мөмкинлек".


"Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International