Тукай муниципаль районының Мусабай-Завод авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча модульле ФАП төзелә. Төзелеш эшләре яз көне башланды, хәзерге вакытта модульле ФАПның эчке эшләре башкарыла, электрүткәргечләр, эчке коммуникацияләр монтажлана, тиздән бинаның эчке отделкасы һәм территорияне төзекләндерү эшләре башланачак. Эшләр вакытында башкарыла.
Мусабай-Завод авыл җирлегендә 711 кеше яши. Хәзерге вакытта медиклар халыкны 1978 елда төзелгән бинада кабул итә. ФАПта ике фельдшер эшли.