Казан шәһәренең Балалар республика клиник хастаханәсе вәкилләре Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә дустанә эш визиты белән килеп киттеләр. БРКХнең хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов, 1нче анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Александра Бердникова җитәкчелегендә Казан делегациясен КБМҮнең балалар хастаханәсенең эше белән таныштырдылар. Очрашу КБМҮнең эшчәнлеге белән танышу һәм оештыру-методик ярдәм күрсәтү кысаларында планлаштырылган иде. Белгечләр хирургия профиле бүлекләре буенча уздылар, яңа туган балаларның патологиясе, анестезиология, реанимация, операция бүлекләрен карадылар. Карау барышында катлаулы пациентларга консультация бирелде һәм аларны дәвалау тактикасы билгеләнде. Кунакларга шулай ук диагностика мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Карап чыкканнан соң администрация һәм КБМҮнең профильле бүлекләре мөдирләре балалар хирургия һәм реанимация хезмәтенең киләчәк үсеше мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрделәр.