Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелешенә керештеләр. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына алып барыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, модульле конструкцияләрнең төп уңай сыйфаты – кыска вакыт эчендә төзү мөмкинлеге.
Хәзерге вакытта свай монтажлау буенча эшләр башкарылган, электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системаларын үз эченә алган инженерлык коммуникацияләре ясалган. Территориягә төзекләндерү өчен грунт кайтарылган. Модульне монтажлау 20 июньдә башлау планлаштырыла.
Яңа ФАП авыл медучреждениеләренә куелган барлык таләпләргә тулысынча җавап бирәчәк. Ул Мәктәп урамы, 1 а йорт янында барлыкка киләчәк.