Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылында фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Июньнең беренче көннәрендә модульле конструкцияләр китерелде. Хәзерге вакытта объектны монтажлау бара.
Олы Ходяш ФАПы Олы Ходяшево, Кече Ходяш, разъезд Ходяшево, Луговой һәм Бритвин авыллары халкына хезмәт күрсәтә – барлыгы 260 кеше.
ФАП мөдире фельдшер Зөһрә Гыйниятова хәзерге вакытта гамәлдә булган Иске ФАПның 1964 елда ук төзелүе турында сөйләде. 57 ел эксплуатациядә ул искергән, заман таләпләренә туры килми.
Яңа ФАПны файдалануга тапшыруны халык түземсезлек белән көтә.