Апас районының Чирү-Бураш ФАПын кыска вакыт эчендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзиләр

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Апас район үзәк хастаханәнең Чирү-Бураш фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Бүгенге көндә Чирү-Бураш ФАПында түбәндәге эшләр башкарылган: бинаның каркасы, стеналар, пластик тәрәзәләр куелган, керү ишеге, идән, түшәм урнаштырылган, түбәсе ябылыр дип көтелә.

Чирү-Бураш фельдшер-акушерлык пункты Чирү-Бураш авылының бер торак пунктына хезмәт күрсәтә. Авылда 299 кеше яши, шуларның 240ы-олы яшьтәге кешеләр, 150е - эшкә яраклы кешеләр, 60-ы-балалар. ФАПтан үзәк хастаханәгә кадәр ераклык 15 км.

Быел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстанда 29 ФАП төзеләчәк, шуларның икесе ачылган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International