РКНД белгече һәм Сәламәтлек үзәге табибы балалар лагерында профилактик лекцияләр укыды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

«ТР ССМ РКНД» ДАССУ карамагындагы федераль проектның региональ ресурс үзәге белгече белән Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табибы 15 июньдә «Солнечный» балалар сәламәтләндерү лагерена килеп, наркотикларга каршы айлыгы кысаларында лекцияләр укыды. Әлеге чарада 100 яшүсмер катнашты.

"ТР ССМ РКНД" ДАССУ каршындагы Федераль проектның региональ ресурс үзәге белгече Гөлнара Шведова өлкән отрядлар арасында «Наркоманияне, тәмәке тартуны, эчкечелекне профилактикалау»темасына интерактив лекция үткәрде.

Балалар кызыксынып лекция тыңладылар, сораулар бирделәр һәм үзләре әңгәмәдә актив катнаштылар. Барлык катнашучыларга да  Сәламәтлек үзәге тарафыннан чыгарылган хроник йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча әдәбият таратылды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара «Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International