«Ел казанышы — 2021» Республика премиясенең "Ел интеллекты" номинациясендә Яшел Үзән медицина училищесы студенты Адилә Гыйльфанова җиңүче булды. Татарстан Республикасының унбер урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмасыннан студентлар көч сынашты. Финал тантанасы Казанда, 15 июньдә, В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узды.
«Ел казанышы» - Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү программаларын үзләштерүче, уку-укыту, фәнни, спорт, иҗади һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучы укучылар өчен конкурс.