Марат Садыйковның медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Кадерле дуслар, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Быел «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика конкурсы ундүртенче тапкыр үткәрелә. 2008 елда конкурсны оештыручылар, ул традициягә әйләнерме, әллә бер тапкыр гына узар да, шуның белән бетәрме, дип борчылган иде. Тик  чара яхшы башлангыч алды. Бүген Татарстанда медицина хезмәткәрләре көне бәйрәмен чираттагы конкурс нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне котлау тантанасыннан башка күз алдына китерүе авыр. Бу күркәм һәм дулкынландыргыч вакыйганы Республиканың медицина җәмәгатьчелеге зур түземсезлек белән көтә.

Вакыт күрсәтте: конкурс максатына иреште! Беренчедән, ул медицина оешмалары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыруда, көндәлек мәсьәләләрне иҗади якын килеп хәл итүдә, эшчәнлеккә яңа алымнар һәм заманча медицина технологиясе кертүдә зур этәргеч булып тора. Икенчедән, сәламәтлек саклауда һөнәри уңышларга ирешкән белгечләрнең хезмәте җәмәгатьчелек алдында таныла. Өченчедән, конкурс турында мәгълүмат таралганга күрә, җиңүчеләрнең казанышы Татарстан Республикасында гына түгел, Россия сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышлы  куллану мөмкинлеге ала.

Узган елларда төрле номинацияләрдә җиңүгә омтылган лаеклы кандидатлар саны меңнән артты. Горурланып һәм сөенеп әйтәм, һәр яңа конкурс хезмәттәшләребезнең һөнәри, әхлакый һәм рухи сәләтләрен ача һәм болар бары тик соклану уята. Бу проспектта номинантлар турында күрсәтелгән мәгълүмат тулысынча шуны раслый.

Мәртәбәле комиссиягә җиңүчеләрне ачыклау җиңел түгел, чөнки иң яхшылар арасыннан сайларга кирәк. Тик һөнәри җәмәгатьчелекне мондый авырлыклар куркытмый, киресенчә, горурлану хисләре уята.               

Медицина хезмәткәрләренең коронавирус пандемиясе шартларында хезмәт күрсәтүе һәм хәзер дә әлеге эшчәнлекне дәвам итүләре горурланырга тагын бер мөһим сәбәп. Алар үзләрен чын батырларча тотты.

Кадерле хезмәттәшләр, аяусыз хезмәтегез, иҗади эзләнүләрегез, һөнәри осталыкта яңа үрләр яуларга тырышуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ихлас күңелдән нык сәламәтлек һәм үзегезне тулысынча багышлаган изге эшегездә яңадан-яңа хәл иткеч уңышлар телим.

М.Н. Садыйков,

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International