Бүген, 17 июньдә, Казан дәүләт медицина академиясендә тантаналы рәвештә күп функцияле аккредитацияле симуляция үзәге ачылды.
Үзәк заманча тренажерлар, манекеннар белән җиһазландырылган, шул исәптән югары реалистик робот-симуляторлар, виртуаль симуляторлар, мультимедиа җиһазлары бар.
Үзәк ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе ректоры Дмитрий Сычев һәм КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов катнашты.
.jpeg)
Министр ассызыклаганча, заманча технологияләр һәм медицина мөмкинлекләре табибны 100% ка алыштыра алмый. Нәкъ менә шуңа күрә кадрларны укытуга өстенлек бирергә кирәк.
Үзәккә барлыгы 200гә якын симулятор сатып алынды. Финанслау «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән узды. Җиһазларның зур өлешен Казан компаниясе эшләгән.
Бу уку һәм медицина җиһазлары кичектергесез халәтләрне терапияләү, беренче табиб ярдәме күнекмәләрен, клиник белгечлекләрнең киң спектрындагы диагностик һәм дәвалау манипуляцияләрен, оператив тыкшынуларның аерым төрләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә.