Бүген, Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Татарстанның район хастаханәләренә 17 «Лада Ларгус» автомобиле бүләк ителде. Символик ачкычныТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Яңа машиналар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ программасы чикләрендә сатып алынган.3 автомобиль Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә, икешәр – Чүпрәле, Питрәч, Спас РҮХнә һәм «Түбән Кама перинаталь үзәкле БШХ» ДАССУсына юлтотачак, берәр автомобиль ӘгерҗеРҮХнә, Кукмара, Теләче, Чирмешән, Урыссу һәм Чистайга юл тотачак.
Чара «KazanExpo» ХКҮ каршындагы мәйданда узды, аның концерт залында соңрак «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2022» премиясен тапшыру тантанасы булды.