Ел табибы – Ак чәчәкләр –2022» премиясенә ия булучыларның исемнәре аталды

2022 елның 17 июне, җомга

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Илһам Шакиров исемендәге концерт залында «Ел табибы – Ак чәчәкләр– 2022» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Һөнәри бурычны намуслы үтәгән һәм гуманизм өчен «Ел табибы – 2022» булып Роин Кондратьевич Джорджикия танылды – ТР ССМ штаттан тышбаш белгече йөрәк-кан тамырлары хирургы, Казан дәүләт медицина университетының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургиясе кафедрасы мөдире, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе,  Татарстан Республикасының  һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор.

«Сәламәтлек саклау легендасы»  – Лев Александрович Козлов – ТАССРның атказанган табибы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының  проф. В.С. Груздев исемендәге Акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры.

«Уникаль очрак» номинациясендә ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары төркеме сәнгать, осталык һәм тәвәккәллек өчен премиягә ия булды (РБКХ табиблары командасы вирус йогышы нәтиҗәсендә килеп чыкканкөчле миокардит һәмйөрәк ритмы бозылу сәбәпле йөрәге кинәт туктаган биш яшьлек кызның гомерен коткарды).

Арзин Дмитрий Николаевич, Бердникова Александра Вадимовна, Зәйнетдинова Эльза Касыймовна, Леонтьева Надежда Александровна, Лысенко Тимофей Романович

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүче итеп Олег Львович Наумов Кама Тамагыүзәк район хастаханәсенеңгомуми практика табибы танылды.

«Елның медицина хезмәткәре» исеменә Актаныш үзәк район хастаханәсенең Аккүз ФАПы фельдшеры Ләйсән Хәмдегали кызы Анамова лаек булды.

Татарстан Президентыннан махсус бүләкне  – автомобильне – Баулы үзәк район хастаханәсенең Мортаза фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рәзинә Җәлил кызы Мөгыйнова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International