«Рәхмәт белдерәм! Россия – бер гаилә» акциясендә катнашу өчен гариза бир

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Илдә «Рәхмәт белдерәм! Россия – бер гаилә»  акциясе башланып китте.  Аның кысаларында теләгән һәр РФ гражданины үзенә башкарылган изге эш турында сөйли ала. Бу кешеләргә ярдәм итүче волонтерларга гражданлык җәмгыяте рәхмәте булачак. Мондый кире элемтә волонтерлык эшчәнлеген стимуллаштыру, җәмгыятьтә волонтерның тотрыклы позитив образын формалаштыру өчен мөһим.

Акциядә катнашучылар арасында иң яхшы тарихлар сайлап алыначак, аларның авторлары төбәк дәрәҗәсендә призлар һәм бүләкләр алачак, ә иң яхшы эшләр федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәк. Премиянең нәтиҗәләре Гражданнар инициативалары форумында игълан ителә, РФ Президенты В.В. Путин катнашында акция нәтиҗәләре буенча халыкның активлыгын исәпкә алып төбәкләр рейтингын төзү планлаштырыла (Россиянең рәхмәт рейтингы).

Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 27 июненә кадәр кабул ителә. Яшь чикләүләре: гаризалар 14 яшьтән өлкәнрәкләр арасында кабул ителә.

Акциянең этаплары:

12 июнь 27 июнь гаризалар кабул итү

28 июнь 10 июль РФ һәр субъектында иң яхшы эшләрне игълан итү

15 июль 31 октябрьтөбәк этапларында җиңүчеләр арасында иң яхшы эшләрне сайлау.

1 ноябрьтөбәкләр арасында иң яхшы эшләрне сайлап алуга йомгак ясау.

Гаризаларны түбәндәге номинацияләр буенча бирергә мөмкин:

Физик затлар «Игелек эзсез узмый»;

Юридик затлар  – «Иң актив социаль учреждение»;

Тамашачылар симпатиясе номинациясе «Җәмгыять сайлавы».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International