Донор атнасы эчендә ТР кан банкы 635 литрга тулыланды

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 14 июньнән башлап 17 июньгә кадәр Бөтендөнья кан донорлары көненә, шулай ук Медицина хезмәткәре көне алдыннан донор атнасы узды.

Чаралар уздыру вакытында Республика кан үзәге Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама филиаллары һәм кан җибәрү бүлекләре белән бергә 1412 донор кабул итте, кан банкы 635 литрдан артык тулыланды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты, Казан иреклеләр үсеше үзәге белән берлектә «1 Май» мәйданында «Казан йөрәге»дигән хәйрия донор акциясе оештырдылар.

Акция кысаларында бөтен теләүчеләр кан җибәрү мобиль станциясендә кан бирделәр, «Россиянең иң яхшы доноры» конкурсы йомгаклары буенча берничә номинациядә берьюлы иң яхшысы булган Казан һәм республика халкын бүләкләү белән иҗади программаны карый алдылар. Актив донорларның берсе донор хәрәкәтенә керткән өлеше өчен Федераль медик-биология агентлыгыныңмедале белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков тапшырды.

 

Чара дәвамында «Волонтерлар медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтеннән, «Россия Кызыл Хачы» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсеннән һәм DonorSearch.org проекттан егетләр һәм кызлар шәһәр халкына донорлыкның актуаль мәсьәләләре турында мәгълүмат бирделәр, буклетлар тараттылар, күңелле тематик сувенирлар бүләк иттеләр.

Шулай ук донор акцияләре Республика кан үзәгенең Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге филиалларында да узды.

Битараф калмаганнарга һәм «үз йөрәгең җылысын»саклаучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International