Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау мөмкинлеге турында гражданнарның мәгълүматлылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән#ЧтобыЖитьДолго кампанияне гамәлгә ашыру дәвам итә.
Бу юлы республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан Казан урамнарында халык арасында мәгълүмати белешмәләр тарату буенча акция оештырылды.