Безнең заман геройлары! Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан 16 июнь көнне мәдәният сараенда Алабуга РҮХ хезмәткәрләре өчен тантаналы концерт узды. Чара Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Лилия Равил кызы Яһудинаның котлавыннан башланды.
Район Хакимияте башлыгы Р.М. Нуриев исеменнән Лилия Равил кызы Алабуга районы үзәк хастаханәсе баш табибы Р.Р. Сафаровка лаборатор җиһазлар алу өчен алты миллион сумлык сертификат тапшырды. Иң яхшы медицина хезмәткәрләренә Алабуга муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшырылды. Табиб карьерасын башлап җибәргән яшь белгечләрне дә игътибарсыз калдырмадылар, аларны Алабуга районы башлыгының исемле стипендиясе белән бүләкләделәр.
Котлау сүзләре Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Динар Равил улы Бариевтан да яңгырады.
Бариев Динар Раил улы актив хәйрия эшчәнлеге һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Эссен Продакшн»АҖ генераль директоры Барышев Леонид Анатольевичка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Леонид Анатольевич Барышев та бүләксез калтырмады, Алабуга ҮРХ ДАССОның баш табибы Рамил Сәфәровка бала тудыру йортында инвентарь алу өчен 200 мең сум һәм газ казаны алу өчен 55 мең сум сертификат тапшырды. Шулай ук РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының «коронавируска каршы көрәштә аерым өлеш керткән өчен» медальләренә түбәндәгеләр лаек булды: Шаһивәлиев Тимур Наил улы – ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алабуга» СҖТ МИЗ генераль директоры, шулай ук «Эссен Продакшн»АҖ генераль директоры урынбасары Шәйморатов Илшат Габделхәй улы.
Котлау сүзләре Алабуга ҮРХ ДАССОның профсоюз комитеты рәисе Резвякова Румия Рәфкатовнадан да яңгырады.
Кунакларны «Улыбка» ансамбле, башкаручылары Галия һәм Илнур Габдрахмановлар, «Шатлык нуры» һәм «Нотка» ансамбле, Диләрә һәм Альберт Хәбибуллиннар гаилә дуэты, Алабуга муниципаль районының сәламәтлек саклау ветераннары да җылы котлаулар алдылар. Бәйрәм программасы «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле чыгышы белән тәмамланды. ФОТОРЕПОРТАЖ карарга