Яр Чаллының 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә бәйрәм алды планеркасы булды.

Поликлиниканың конференц-залында табибларны, шәфкать туташларын, санитаркаларны, администрация һәм административ-хуҗалык хезмәте хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

Учреждениенең баш табибы Альбина Шәйхетдинова аларга чын күңелдән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук һөнәри эшчәнлекләрендә үзләрен күрсәткән медучреждениенең иң яхшы хезмәткәрләренә тармак бүләкләре тапшырды. Хезмәттәшләр, үз чиратында, медицина учреждениесе башлыгы Альбина Марат кызы Шәйхетдиновага рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәм программасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Көчле алкышлар астында танылган артистлар Лилия Шәмсина, Артур Гыйниятуллин, Илнур Гомәров һәм Лилия Хәсәнованың музыкаль котлаулары яңгырады. Залда яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International