Әлмәт ҮРХ табиблары өчен Медицина хезмәткәре көне икеләтә бәйрәм булды.
Котлау сүзләре белән бергә алар социаль ипотека буенча «Татнефть»бүлеп биргән биш фатирдан ачкычлар алдылар.
Күптән көтелгән ачкычлар алган ике гаиләдә ир белән хатын үзәк район хастаханәсендә табиблар булып эшли.
Яңа фатир ияләре – чакырылган белгечләр. Торак бирү–аларның Әлмәткә күчү сәбәпләренең берсе. «Фатир мәсьәләсен» хәл итүдә ярдәм сорап РҮХнең баш табибы Вера Головина «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка мөрәҗәгать итте, ул медицина хезмәткәрләрен хуплады.