Бүген Кәләй станциясендә Әлмәт РҮХ табиблары өчен яңа 8 фатирлы торак йорт ачтылар.
Фатир ачкычларын алдылар:
–йогышлы авырулар бүлегенең табиб-педиатры Илнара Арсланбаева. Ул безгә Башкортстаннан эшләргә килде;
–рентген бүлегенең табиб-рентгенологы Камилә Ширяева, безгә Томск өлкәсеннән килде.
«Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән бинаны реконструкцияләү, ә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты ярдәме белән эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды.
Бәхетле өй туйлары белән котлыйбыз!