Мамадыш РҮХдә медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

2022 елның 21 июне, сишәмбе

«Мамадыш РҮХ» ДАССУда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.  Котлау сүзләре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. «Сез чын геройлар!» – диде үз чыгышында район башлыгы. Медицина хезмәткәрләренең роле зур һәм хөрмәтле булуын билгеләп үтте.

Аннан соң котлау сүзе белән «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Дамир Хаҗиев чыгыш ясады. Ул хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Чара бүләкләр тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Залда сәламәтлек саклау ветераннары да утырды. Беренче чиратта алар билгеләп үтелде.

Бүләкләрне Мамадыш  муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм «Мамадыш РҮХ» ДАССУның баш табибы Дамир Хаҗиев  тапшырды. Аларга федераль, республика һәм муниципаль  дәрәҗәдәге  бүләкләр  тапшырылды. Хастаханәнең  беренчел профсоюз оешмасы  җитәкчесе Лилия Сәгъдиева профсоюз исеменнән  бүләкләр тапшырды.

Баш табиб Дамир Фаязович РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри берлеге  рәисе исеменнән  бүләккә лаек булды. Медаль COVID-19 пандемиясе белән армый-талмый көрәшкән өчен бирелде.

Чара район мәдәният йорты көче белә ноештырылган концерт программасы белән дәвам итте.

Тулырак фото репортажны  сылтама  ссылке  буенча  карарга  була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International