Комфортлылык, технологиялелек, уңайлылык: ЧистайРҮХнең стационар территориясендә кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше бара

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Чистай үзәк район хастаханәсендә 900 кв. метр мәйданлыяңа кабул итү-диагностика бүлегендә эшләтеп җибәрү эшләренә керештеләр. Аны узган елның җәендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча төзи башладылар. Региональ бюджеттан 84 752,46 мең сум акча бүлеп бирелгән.

– Бу этапта кабул итү-диагностика бүлеге бинасында эчке эшләр тәмамланган. Хәзер бина эчендә җыештырабыз, җиһазларһәм мебель белән тәэмин ителүне көтәбез. Тышкы эшләргә карата шуны әйтә алам: бина территориясен төзекләндерү эшләре бара, аерымалганда, брусчатка белән юл катламнары җәелә. Киләсе этап – территорияне коймалау һәм шлагбаумнар урнаштыру, – дип сөйләде төзелеш эшләренең барышы турында «СМ Строй-инвест» ҖЧҖ генераль директоры Рим Сабитов.

Шуныбилгеләпүтәргәкирәк, РҮХнең стационар базасында кабул итү-диагностика бүлеге 24/7 режимында эшләячәк. Ул пациентларны кабул итү блогын, критик халәтләр блогын, йогышлы боксны, ашыгыч ярдәм, бәйләү, күзәтү һәм диагностика кабинетларын үз эченә ала.

Биредә пациентка диагнозны ачыклаячаклар яки урнаштырачаклар, кичектергесез ярдәм күрсәтәчәкләр, ә кирәк булганда госпитализацияләү мәсьәләсен хәлитәчәкләр. Кабул итү-диагностика бүлеге иң заманча диагностик җиһазлар белән җиһазландырылачак. Бу, беренчечиратта, компьютер томографы, цифрлы рентгенодиагностика комплексы һәм башкалар.

Исегезгә төшерәбез, Чистай РҮХнең стационар бинасын капиталь ремонтлау 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча башланды. РҮХнең стационары 1986 елда төзелгән һәм шул вакыттан бирле бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган.

Элегрәк масштаблы эчке эшләр башкарылды, бинаның икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче катлары ремонтланды. Барлык эшләр дә заманча стандартлар нигезендә башкарыла. Үткәрелгән ремонттан соң бина заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, шулисәптән  уникаль тернәкләндерү  комплекслары, беренчел  кан тамырлары үзәге, шулай ук  комфортлы  яшәү өчен палаталар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International