Кайбыч районының Чүти авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелә

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Кайбыч районының Чүти авылында үз ФАПы булачак. Бу торак пунктта яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү мөмкинлеге сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә барлыкка килде. Программа илдә икенче ел тормышка ашырыла, 2022 елның гыйнварыннан «Сәламәтлек саклау» милли проектына кертелгән.

Бүгенге көндә объектка кирәкле инженерлык коммуникацияләре ясалган, бинаның каркасын, сэндвич-панельләрдән диварларны торгызу буенча эшләр башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, түбә ябу эшләре тәмамланып килә.

ФАП төзелеше физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит оештыру таләпләрен исәпкә алып башкарыла: мондый пациентларның бинага ирекле үтеп керү өчен махсус пандус урнаштыру буенча эшләр бара.

ФАП беркетелгән халыкның 594 кешесенә хезмәт күрсәтә. Фельдшер аларны җайлаштырылган кабинетта, мәдәният йортында кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International