Баулы районының Потапово-Тумбарлы авылында модульле ФАП төзелеше бара

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Баулы  РҮХнең Потапово-Тымбарлы  фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Бүгенге көндә модуль монтажланган, тәрәзәләр һәм  ишекләр  куелган, электр-су белән тәэмин итү эшләре  алып  барыла.

Потапово-Тымбарлы  ФАПы  2 торак   пунктка  хезмәт  күрсәтә  –  Потапово-Тумбарлы һәм Галкино авылларына. Гомуми  халык саны 568 кеше, шул  исәптән 18 яшькә  кадәрге 109 бала, 157 кеше пенсия яшендә.

Авыл  халкы  яңа  модульле фельдшер-акушерлык  пункты ачылуын зур  түземсезлек  белән  көтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International