Июнь башында Бөгелмә аэродромында авыр җәрәхәт алган диспетчер кызның кулын коткарып кала алганнар. Бу хакта Татарстан РКХ матбугат хезмәте хәбәр итә. «Беренче этап тәмамланды. Без ышаныч белән шуны әйтә алабыз: кулны саклап кала алдык. Киләсе этап итеп без мускул тукымаларын, сөякләрне күчереп утыртырга планлаштырабыз. Ни гаҗәп, сөякне ярып, мускулларын ертып, җилкә артериясенә зыян китермәгән винт. Нәкъ менә ул кулны ашата, һәм әгәр зыян килгән булса, кыз йә кулсыз кала, йә кан югалтудан үлә иде», – дип аңлатты 2нче травматология бүлеге мөдире Раил Гайзатуллин.
23 яшьлек кызны РКХнә 1 июньгә каршы төндә һәм шунда УК РКХнең ике бүлек травматологлары янына операция өстәленә китерәләр. Операцияләрдән тыш, табиблар зыян күрүче кызга бактериягә каршы терапияне дә, тромбага каршы терапияне дә билгеләделәр. Табиблар өч атна кулга бәйләү ясадылар һәм кулның торышын күзәттеләр.
Табиблар сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр сакланып калынган кулның ышанычлы булуы турында сөйләп булмый иде.
Исегезгә төшерәбез, диспетчер кыз Бөгелмә аэродромында урнашкан Cessna-172 самолетының һава винты көрәк астына эләккән. Бу хәл 31 май кичендә булган.