Динара Садыйкова – илнең «Сәләт» медицина премиясе иясе

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе  Сәламәтлек  саклау министрлыгының "Казан дәүләт медицина университеты" югары белеем федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең госпиталь педиатриясе кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган  табибы, педиатр, балалар  кардиологы, ревматолог, медицина фәннәре  докторы, ТР ССМ БРКХ базасында "Балаларда һәм яшүсмерләрдә артериаль гипертензия мәктәбе" җитәкчесе Динара Илгизәр кызы Садыкова «Сәләт»  илнең төп медицина премиясе лауреаты  булды. Бүләкләү  тантанасы Мәскәүдә Медицина хезмәткәре көнендә узды.

Казан, Мәскәү, Тверь, Томск табиблары төркеме  Школьникова М.А. җитәкчелегендә  балаларда  аритмияләрне  ачыклау, маршрутлаштыру һәм дәвалауның  иң  заманча  ысулларын  бөтен ил буенча кертте. Команда медицинада яңа юнәлеш булдырган өчен премия алды.

Алар балаларда үлем белән куркыныч булган ритм бозылуны ачыклау һәм дәвалау системасын булдырган һәм Россиядә һәм Европада беренче махсуслаштырылган балалар аритмологиясе үзәген –  Федераль балалар фәнни-гамәли йөрәк ритмы бозылу үзәген  булдырган өчен  бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International