Түбән Кама РҮХ территориясендә кабул итү-диагностика бүлеген төзү төгәлләнеп килә.
Алты катлы бинада бизәкләү эшләре тәмамланып килә. 4 лифт монтажланган, барлык катларда да эшчеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тотыну җайланмалары урнаштырганнар. Палаталарның күбесе әзер диярлек, генераль җыештыру һәм караватлар кую гына калган.
Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе өчен яңа бина – чын бүләк. Аны файдалануга тапшырганнан соң, түбәнкамалыларның төп хыялы чынга ашачак – ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге барлыкка киләчәк. Барлык кирәкле диагностик һәм дәвалау хезмәтләре бер бинада урнашачак. План буенча, беренче катта кабул итү бүлеге урнашачак, ул шокка каршы операция, бәйләү, карау һәм диагностика кабинетлары белән җиһазландырылачак. Югарырак катларда травматология бүлеге, кардиореанимацияле кардиология бүлеге, беренчел кан тамырлары үзәге, терапия, реанимация һәм гинекология бүлекләре урнашачак.
Ачылу агымдагы елның август ахырына планлаштырылган.