Бүген Казанда «Протек» компаниясенең яңа фармацевтика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТР Президенты инвесторларга республика территориясендә шундый зур һәм социаль мөһим проектны гамәлгә ашырулары һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Яңа логистик комплекс дару чараларын, БАДларны һәм медицина әйберләрен саклау, шулай ук Татарстан, Чувашия, Марий-Эл, Удмуртия, Коми, Киров өлкәсе һәм Пермь краеннан клиентлар өчен заказлар кабул итү, формалаштыру, комплектацияләү һәм җибәрүдә специальләшә. Ассортимент – 12 мең позиция, якын арада аны 15 мең позициягә җиткерү планлаштырыла.