Урыссу үзәк район хастаханәсенең «Ак чәчәкләр» аллеясында Ютазы районы медицина хезмәткәрләре тыйнак кына, әмма лаеклы итеп үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Петровна Самонина, алдынгы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын ачып, иң беренче эш итеп дәүләт бүләкләрен тапшырды: сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен план-икътисад бүлеге белгече Сирина Резванова, функциональ диагностика кабинеты табибы Гөлнара Чембарисова ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатын алды.
Бәйрәмне Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова дәвам итте. Ул хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Урыссу РҮХнең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән үз эшен намус белән башкаручы табибларны, шәфкать туташларын, кече медицина персоналын, техник хезмәткәрләрне билгеләп үтте. Бәйрәмдә барлыгы 44 кеше билгеләп үтелде.