ТР Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа табиб амбулаториясе төзелә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория төзелеше бара.  Проектны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бәясе 26,3 млн сум дип бәяләнә.

Бүгенге көндә амбулаториядә модуль һәм түбә җыелган, инженерлык челтәрләре үткәрелгән, эчке отделка эшләренә керешкәннәр, линолеум җәю эшләре бара. Эшләрне август башына тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International