Алабуга РҮХ слесаре актив донорлык өчен медальгә лаек булды

2022 елның 24 июне, җомга

Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров тантаналы шартларда Виктор Соловьевка рәхмәт хаты һәм «Россия доноры» медален тапшырды.

Виктор Владимирович «РҮХ» ДАССОда 1998 елдан слесарь-сантехник булып эшли. 1996 елдан компонентларга кан бирә башлый, ел саен берничә тапкыр кан бирә. Алабуга РҮХ хезмәткәре 50 литрдан артык кан компонентларын тапшырды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International