Яшел Үзәндә беренче поликлиниканың түбәсен һәм фасадын яңарту төгәлләнеп килә

2022 елның 24 июне, җомга

Яшел Үзәннең  1нче номерлы сырхауханәсендә капиталь ремонт дәвам итә. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында үткәрелә. Эшләр исемлегендә – түбә һәм фасадны яңарту.  Поликлиниканың эчке биналары яхшы хәлдә, чөнки ремонт чагыштырмача күптән түгел – 2015 елда булган.

Объектта эшләр 7 апрельдә башланды. Хәзерге вакытта бинаның түбәсе 95%ка әзер. Бу хакта Яшел Үзән районы  үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Руслан Гыйлаҗетдинов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International