Кичә Халык иҗаты йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган зур бәйрәм булды. Бәйрәм вакытында «Сәләт» медицина премиясендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең акушерлык обсервация бүлеге мөдире Эльмира Зиннәтуллина елның иң яхшы табибы булды.
Ә «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә безнең берьюлы биш җиңүчебез бар, алар инде 40 елдан артык үз һөнәрләренә тугры – ТКҮРКПХнең ашыгыч медицина ярдәме табибы Рөстәм Һади улы Галиев, КПРБның гомуми практика табибы Әминә Нәгыймулла кызы Гарипова,Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Тамара Ивановна Никифорова, Туберкулезга каршы диспансер рентгенаборанты Фирая Наил кызы Хәлиуллина һәм Кан үзәгенең фельдшер-лаборанты Фәния Сәхәби кызы Шәрифуллина.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре» билгесе белән Ширәмәт участок хастаханәсе педиатры Тамара Васильевна Иванова бүләкләнде. Шулай ук дәвалау оешмаларының хезмәткәрләре ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын алдылар.
Шулай ук Түбән Кама сәламәтлек саклау легендасын хөрмәтләделәр. Быел аңа ТКҮРКПХнең эндокринологы Лариса Ивановна Филиппова булды, ул үз һөнәренә 56 ел тугры.