26 июнь – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне

2022 елның 24 июне, җомга

26 июнь – Табиб-нарколог көне һәм Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. 23 июнь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Анда катнашучыларның берсе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резедә Хаева булды.

Бүгенге көндә психиатр-наркологларда «наркомания» диагнозы белән 10,5 мең кеше исәптә тора. Спикер сүзләренә караганда, наркотикларга бәйле кешеләрнең күбесе Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләрендә, шулай ук Бөгелмә районында теркәлә.

Татарстанда наркомания белән авыручыларның 60% ын 20–39 яшьлек пациентлар тәшкил итә. Сан буенча икенче төркем – наркотикларга бәйле кешеләрнең 38,4% ын 40тан 59 яшькә кадәр кешеләр тәшкил итә.

Барлык психоактив матдәләр: алкоголь, тәмәке, наркотиклар – баш миенең билгеле бер структураларына йогынты ясый һәм үз-үзеңә бәйлелек тудыра. Моннан тыш, алкоголь һәм наркотиклар эчке органнарга токсик йогынты ясый һәм шуңа бәйле авыруларга (әйтик, ВИЧ яки СПИД) китерергә мөмкин.

Матбугат конференциясен тулысынча сылтама буенча ссылке карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International