Кузнечиха авылында табиб амбулаториясен һәм Чәчәкле авылында фельдшер-акушерлык пунктын Спас РҮХдән 60 километр ераклыкта ачтылар.
Амбулатория төзелеше Татарстанга 14,8 млн сумга, ФАПка 3,6 млн сумга төшкән.
ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча төзелгән яңа медицина пунктлары ике меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Фельдшерга яңа автомобиль ачкычларын тапшырдылар.
Билгеләп үтик, биналар халыкка медицина ярдәме күрсәтү турындагы таләпләргә тулысынча җавап бирә.
Ачылу тантанасында ТР ССМ РКХ ДАССОның баш табибы Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы, Спас ҮРХ баш табибы Әхмәтҗанов Роман Марс улы, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.