Сәламәтлек турында кайгырту – һәр кешенең мөһим бурычы! Һәм моны бүген ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәреДумасы депутатлары үз үрнәкләрендә күрсәттеләр, алар Казанның 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе уздылар һәм үз сайлаучыларын үз сәламәтлекләренә игътибар белән карарга һәм табибларда даими рәвештә тикшерү узарга чакырдылар.