«Ел табибы – Ак чәчәкләр» җиңүчеләре Израильгә стажировкага киттеләр

2022 елның 25 июне, шимбә

Бүген Татарстан табиблары делегациясе Израильгә очты. Анда табиблар стажировка узачаклар һәм Израиль медицинасының иң яхшы практикалары белән танышачаклар.

Чит ил клиникаларына стажировка ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләргә бирелә.

Мондый сәфәрләр тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләрендә яхшы традициягә әверелде.

Безнең табибларга уңышлы сәфәр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International