"Костер" лагереның өлкән отрядлары һәм хезмәткәрләре өчен зарарлы гадәтләрне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышланган лекцияләр узды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Гүзәл Галимуллина «ТР ССМ РКНД» ДАССУкарамагындагы «Гомуми эш» федераль проектының региональ ресурс үзәгенең белгече Алинә Гыйләҗева белән зарарлы гадәтләрне профилактикалауга һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга багышланган өлкән отрядлар һәм «Костер» лагереның хезмәткәрләре өчен лекцияләр үткәрделәр.

Гигиена тәрбиясе буенча табиб Гүзәл Галимуллина балаларга сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары турында сөйләде, методик ярдәм күрсәтте һәм балалар яшендә авыруларны профилактикалау мәсьәләләре һәм балаларны савыктыру ысуллары буенча лагерьның медицина хезмәткәренә консультация үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International