Баулы район хастаханәсе хезмәткәрләре гаиләләре белән табигатькә чыктылар. Ел саен, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, медиклар үзләренең кече Сабантуйларына җыела. Чараның оештыручысы – "Баулы РҮХ" ДАССОның профсоюз комитеты.
Ә элегрәк, 24 июньдә, Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Тантанада катнашучыларга изге теләкләр һәм котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе Данияр Бакиров һәм баш табиб Глеб Алексеев мөрәҗәгать иттеләр.
Район халкына медицина ярдәме күрсәтүдә озак еллар намуслы хезмәте һәм югары профессионализмы өчен үзәк хастаханә хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
РФ Сәламәтлек саклау профсоюз хезмәткәрләре Татарстан Республика оешмасына "COVID-19 пандемиясе белән көрәштә казанышлары өчен" медален профсоюз комитеты рәисе Л.Х. Гайсина тапшырды.