Беренчел звеноны модернизацияләү: Аксубайда поликлиника бинасын яңарту бара

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

«Аксубай РҮХ» ДАССУда «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы чикләрендә сырхауханәнең капиталь ремонты дәвам итә. Бүгенге көндә монтаж эшләре тәмамланган. Биналарның эчке отделкасы дәвам итә. Диварларны штукатурлау, җылыту системасын монтажлау, электромонтаж эшләре башкарыла, коммуникацияләр, ишекләр һәм тәрәзәләр алмаштырыла.

Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше – 48%. Эшләрне август ахырына тәмамларга планлаштыралар. Әлеге медицина учреждениесе 27 мең ярым кешегә хезмәт күрсәтә.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстанда быел 14 сырхауханә һәм бер табиб амбулаториясе капиталь ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International