Алабуга РҮХнең табиблары һәм лаборантлары КФУ институтында күчмә диспансерлаштыруны уздырдылар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

КФУның Алабуга институты хезмәткәрләре ел саен уза торган диспансерлаштыруны эш урынында утте. Алар янына «Алабуга РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре килде.

Теләүчеләр артериаль кан басымын үлчәү, кандагы гомуми холестерин һәм глюкозаның дәрәҗәсен билгеләү, чагыштырма һәм бөтенләй суммар йөрәк-кан тамырлары куркынычын билгеләү һ.б. мөмкинлегенә ия булдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алабугалыларның бүген комплекслы тикшерүне бушлай узу мөмкинлеге бар, ул аларның сәламәтлеге торышы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Диспансерлаштыруны һәм профилактик тикшерүне «Алабуга РҮХ» ДАССОның сырхауханәсендә 401 нче номерлы диспансеризация кабинетында (4 кат), яисә үзегезнең участок терапевтында узарга мөмкин.

Диспансерлаштыру — 18 яшьтән 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән ел саен уздырыла. Моннан тыш, ел саен диспансерлаштыру Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм анда катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, элеккеге концлагерь тоткыннары, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, пенсия алды яшендәге кешеләр, эшләүче пенсионерлар өчен кертелгән. Калган гражданнар профилактик медицина тикшерүе узарга тиеш.

Шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында күчмә диспансерлаштыру үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International