Түбән Кама районында модульле ФАП төзелеше башланды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Фельдшер-акушерлык пункты Түбән Кама районының Югары Оратма авылында булачак. Авылда яңа медпункт төзү «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Бу максатларга федераль бюджеттан 8 млн сумнан артык акча керде. Тиздән пациентларны 58 кв. м мәйданлы яңа уңайлы бинада кабул итәчәкләр. Төзелеш эшләре график буенча бара – винт свайлары монтажланган инде, якын арада модульле корылма корпусын китерү көтелә.

40 елга якын фельдшерлар почта бүлеге белән берләштерелгән пунктта кабул итәләр. Кама Аланы район хастаханәсенең Югары Уратма ФАПы тагын ике торак пунктка – Макаровка һәм Володарский бистәсенә хезмәт күрсәтә – барлыгы  551 кеше.

Узган ел районда ике яңа ФАП барлыкка килде – Кама бистәсендә һәм Югары Чаллы авылында.

Беренчесе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы кысаларында төзелде. Төзелешкә 2,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Икенчесен төзүгә Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында 3,9 млн сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International