Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан предприятиеләре хезмәткәрләре өчен Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган онлайн-лекция оештырды.
«Гаиләдә наркоманияне профилактикалау» дигән презентация белән психиатр-нарколог, ТР атказанган табибы, ТР ССМ РКНДның медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Резедә Хаева чыгыш ясады.
Резедә Хаева наркотик матдәләрнең, тәмәке һәм алкоголь продукциясенең зарарлы йогынтысы, алкоголь-ассоциацияләнгән үлемнәрнең сәбәпләре, авырулар үсешенең риск факторлары турында сөйләде, наркотик матдәләр, алкоголь һәм тәмәке продукциясеннән авыручылар һәм үлүчеләр статистикасын китерде. Гаиләдә һәм мәктәптә наркоманияне профилактикалауның мөһимлеге һәм методлары турында җентекләп сөйләде.