Яр Чаллының 71 микрорайонында «Залесный» фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Бу максатларга 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта төзү-монтаж эшләре 60%ка башкарылган. Ә модульне 10 июньдә төзи башладылар. Бүгенге көндә объектта бинаның каркасын, сэндвич-панельләрдән диварларны төзү буенча эшләр башкарылган, түбәне ябу тәмамланган, пластик тәрәзәләр куелган. Биналарны эчке бизәкләү һәм инженерлык челтәрләренә тоташтыру бурычы тора. Яңа объектны көз көне файдалануга тапшыру көтелә.
Булачак ФАП 7нче номерлы поликлиниканың яңа структур бүлекчәсенә әйләнер дип планлаштырыла, 71 микрорайон һәм күрше микрорайон халкына хезмәт күрсәтәчәк. Бу 1396 кеше.