Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге бүлек мөдире Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен хәрәкәт активлыгының файдасы турында сөйләде

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгытуның корпоратив программасын гамәлгә кертү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Артык авырлык һәм артериаль гипертензиягә каршы көрәш ысулы буларак хәрәкәт активлыгы» һәм «Терәк-хәрәкәт аппараты гигиенасы»темаларына лекцияләр оештырды.

Лекцияне үзәкнең спорт бүлеге мөдире, Казан ДМУ неврология һәм реабилитация кафедрасының ассистенты Нияз Бикчурин үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International