Аякны саклап: Түбән Кама РҮХ хирургы артерия тромбозы белән пациентларга катлаулы операцияләр үткәрә

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе хирургы Роберт Вәлиев быел бот аортосын шунтлау буенча 15 операция үткәрде. Чираттагысы 68 яшьлек түбән камалының аягын саклап калды.

Бу пациентның тарихы 5 ел элек үк башланды. 2017 елда ир 1нче хирургия бүлегенә сул түбән аяк артериясенең үткен тромбозы белән керә. Роберт Вәлиев тромбэктомия ясады. Пациент сәламәт килеш, табибның тәмәке тартуны ташларга дигән катгый киңәшләре белән бүлектән китте. Әмма, тәмәке тартучы Роберт Рәмзис улының киңәшләрен тыңламый һәм начар гадәттән баш тартмый. Бу пациентны хирургия бүлегенә кабат госпитализацияләүгә сәбәп булды.

"Пациентның хәле кискен начарланды,аны караганнан соң, якындагы тәүлек эчендә аның аягын югалта алуы, гангрен үсә алуы аңлашыла. Бөтен сәбәп – сул түбән аякта кискен ишемия, – Р. Вәлиев сөйли. Роберт Рәмзис улы бедренлы шунтлау операциясе турында карар кабул итә. Бу операция спиналь анестезия астында эшләнә, пациент хирургия тыкшынуы вакытында аңда, персонал белән сөйләшә. Гади генә әйткәндә, пациентның үз венасы алына, ул кан агымы яхшы булган артерия урыннан кан агымы узмый торган урынга тоташтырыла. Бу вена ярдәмендә шунт төзелә. Бу чын-чынлап ювелир эш, югары профессиональлек таләп итә.

Мондый операция вакытында үз куркынычлары да бар, иң мөһиме – кан агу, чөнки хирург магистраль артерияләрдә эшли, ә анда кан басымы югары.

Үзәк район хастаханәсе базасында мондый операцияләр инде 12 ел башкарыла. Быел бот тез асты шунтлавы инде 15 пациентка үткәрелгән. 99% очракта операция өстәлендә шундый диагноз куелган ир-атлар, нигездә, алар барысы да тәмәке тартучылар. Тәмәке тарту әлеге патологияне үстерү өчен төп фактор булып кала. Ә тәмәке тартучы атеросклерозга авышса, операция өстәленә эләгү куркынычы берничә тапкырга арта.

68 яшьлек түбәнкамалы өчен бу юлы барысы да яхшы тәмамланды. Инде бер атнадан пациент стационардан чыгып китә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International