Алексеевск сырхауханәсен ремонтлауны дәвам итәләр. Эшләр 60 процентка башкарылган. Бинаны яңартуга акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Объектта буяу эшләре дәвам итә. Ремонт барышында коммуникацияләрне, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру эшләре башкарылган, барлык биналарны бизәү эшләре бара.
Капиталь ремонтны сентябрь аенда төгәлләргә планлаштыралар.