Кан әйләнеше системасы авырулары турында бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында узган коллегиядә сүз барды

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында «Кан әйләнеше системасы авырулары вакытында медицина ярдәме күрсәтүнең мөмкин булуын һәм сыйфатын арттыру» дигән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы булды.

Ул видеоконференция режимында узды. Кереш сүз белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков чыгыш ясады.

Тема буенча үз докладларын ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР баш штаттан тыш ангионеврологы, м.ф. д., проф. Динә Хәсәнова, ТР баш штаттан тыш кардиологы, м. ф. к. Зөлфия Ким, «ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ җитәкчесе Ригель Низамов тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International