Зәй РҮХдә өченче корпуста – хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт 95%ка үтәлгән. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча алып барыла.
Бу максатларга 5162100,00 сум акча бүлеп бирелгән. Яңартылган корпусны гинекология профиле авыруларын диагностикалауга юнәлдерелгән яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырачаклар. Яңа аппаратура тикшерүләр үткәрү вакытын тизләтәчәк һәм хатын-кызларга югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук Зәй сырхауханәсендә вентиляция ремонтланды.
Ә «Татнефть» ААҖ хәйрия фонды Зәй үзәк район хастаханәсенең азык-төлек блогын ремонтлый.