Медицина эшчәнлегенә лицензияне Дәүләт хезмәтләре порталында тизләтелгән процедура буенча алырга мөмкин

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Кызыксынган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә исегезгә төшерәбез, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында лицензия алырга һәм тизләтелгән процедура буенча медицина эшчәнлегенә лицензияләр (лицензияләрне яңадан рәсмиләштерергә) реестрына үзгәрешләр кертергә мөмкин.

Гадиләштерелгән тәртип аркасында портал аша җибәрелгән лицензия бирү турындагы гаризаны карау срогы –15 эш көне, ә яңадан рәсмиләштерү турында – 10 эш көне булачак. Шул ук вакытта лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәткән өчен дәүләт пошлинасы 2022 ел ахырына кадәр алынмаячак.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша лицензия алу өчен шәхси кабинетта гариза тутырырга кирәк. Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә гаризаны көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән расларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International