Бүген Казанда «Сәламәтлек 2021–2022» Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең Спартакиадасының финал этабы уза. Башкаланың Үзәк стадионында катнашучылар парады һәм ачылу тантанасы булды.
Сәламләү сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ярышларның баш судьясы Ольга Ветлужская мөрәҗәгать иттеләр. Башланыр алдыннан гомуми иртәнге зарядка узды.
Бүген стадионда соңгы уеннар һәм җиңүчеләрне бүләкләү узачак. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар, акчалата сертификатлар тапшырылачак.
Быел спорт уеннарында барлыгы 8 шәһәр һәм 6 район командасыннан 600дән артык спортчы катнаша.
Спартакиаданың финал очрашуларының беренче көне һәм тарихы турында сылтама буенча по ссылке укырга була.